Яз килде. (Весна пришла)

Автор: Ильязова Флуда Шайхенуровна

Организация: МАДОУ «Жар - птица»№ 100

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Набережные Челны

Бурычлар: 1. Балаларның язгы табигатьтәге  үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү.

                     2. Сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, үз уйларларыңны башкаларга  матур итеп җиткерә белү күнемәсен камилләштерү; рәсемгә карап, кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

                     3.Язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү, шатлык хисләре уяту.

                    4.Татар теленә, татар халык иҗатына кызыксыну уяту, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһаз: яз темасына карата терәк рәсемнәр, кошлар рәсемнәре, кош оясы ясау өчен тарату җиһазлары, интерактив такта, кош тавышлары – аудиоязма.

Методик алымнар: табышмак әйтү, кош тавышлары, уен ситуациясе “Кошларга ярдәм итик”,дидактик уеннар уйнау, шигырь уку,ял  минуты,сюжетлы рәсемгә карап сөйләү.

Сүзлек: яз вакыты,көннәр җылына,кояш карый, гөрләвекләр ага, кошлар кайта, күчмә һәм кошлаучы кошлар, рәссам, май  коңгызы.

Эшчәнлек барышы.

1. Кереш өлеше.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!  Бүген безгә кунаклар килделәр, әйдәгез алар белән дә исәнләшик. Исәнмесез, хәерле иртә, здравствуйте! Бүген атнаның кайсы көне, искә төшерик әле? Тәүлекнең нинди өлеше?

2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, тыңлап торыгыз, җавабын кем белер икән.

Боз һәм кар эреде,       

Сулар йөгерде.

Елап елгалар ,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?-

Я, әйтеп кара? (Яз)

-Балалар, елның кайсы фасылы турында сүз бара?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Әйе, яз турында. Балалар, хәзер нинди ел фасылы?(яз). Әйдәгез әле искә төшереп китик, без тагын нинди ел фасылларын беләбез?

Балалар:  Яз,җәй, көз, кыш.

Тәрбияче: Бүген без яз турында сөйләшербез. Яз айларын әйтеп китик әле. (март, апрель, май). Яз фасылында табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар:  Кар эри,кими, җиргә сеңә, юкка чыга. Урамда гөрләвекләр ага, гөрли, гөрләвекләр җитез, тынгысыз, йөгерек. Җир кардан арына. Елгаларда бозлар ага, су ташый, күтәрелә. Кояш елмая, җылыта, көлә, кыздыра. Агачлар яшәрә, бөреләнә, яфрак яра. Үләннәр шытып чыга, урманнарда, болыннарда умырзаялар, энҗе, нарцисслар чәчәк ата. Көннәр озая, җылына. Кошлар җылы яктан кайталар, оя ясыйлар, бала чыгаралар.

Тәрбияче: Балалар,  бүген  безнең компьютерга хат килгән. Әйдәгез әле карыйк,кемнән икән ул( хат уку)( Исәнмесез, хөрмәтле 10 нчы төркем балалары! Сезгә сыерчыклар хат яза. Тиздән без кайтып җитәбез, ләкин безнең торырга өебез юк. Сез ярдәм итмәссез микән?Алдан ук рәхмәт әйтәбез).Балалар, ярдәм итәбезме? (Әйе) Әйдәгез,тизрәк, өстәлләр янына килеп утырабыз һәм эшне башлыйбыз.(Әзер материаллардан кош оясы ябыштыру)

Тәрбияче: Әйе балалар, яз килүгә бөтен табигать уяна: җәнлекләр, бөҗәкләр, чәчәкләр баш калкыталар, алар шатланалар, үзләренчә тавыш чыгаралар. Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.

Уен “Син кем, мин кем?”

Мин сезгә төрле рәсемнәр күрсәтәм, аларга ошатып авазлар чыгарыгыз: Балалар: Черки – безззз,үрдәк – бак-бак, елан – сссс, әтәч- кик-ри-күк, сыер- му-у-у, бүре- у-у-у, җил – ш-ш-ш, май коңгыз(майский жук) – җ-җ-җ.

Тәрбияче: Балалар, җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: сыерчык, кара карга, сандугач, карлыгач, тургай...

Тәрбияче: Бу кошларны нинди кошлар дип атыйлар? (Күчмә) Бу кошлар нигә кире кайталар? (Оя корып бала чыгару өчен). Ә безнең янда яшәүче кошларны нинди кошлар дип атыйлар? (Кышлаучы) Әйтеп китегез әле? (күгәрчен, чыпчык, кызылтүш, песнәк, тукран, ала карга). Кошлар табигатькә нинди файда китерә?

 

Д/у: “Кайсы артык”.

(Интерактив тактада кош рәсемнәре күрсәтелә)

Тәрбияче: Хәзер, балалар, бераз ял итеп алыйк.

Ял минуты “Яз килде”.

Менә инде яз килде, (кулларын алга сузып күрсәтәләр)

Түбәдән тамчы тама. (бармак очларын уч төпләрендә биетәләр)

Көндез көн җылы була, (кулларын чайкыйлар)

Суыта кичкә таба.(чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып та тып,(бармак очларын биетәләр)

Тамчылар сикерәләр.(урыннарда сикерәләр)

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.(кул чабалар)

Тәрбияче:  Балалар, яз турында күп рәссамнәр (художниклар) рәсемнәр төшергәннәр. Алар арасында  И.Левитан, И.Шишкин, И.Остроухов, В.Суриков кебек рәссамнар бар.  Безнең алда атаклы рәссам Алексей Саврасовның  рәсеме.Хәзер бу рәсемгә карап, хикәя төзеп карыйк.

Балалар: Бу рәсемдә яз фасылы сурәтләнгән.Урмда кар эреп беткән диярлек.Күк йөзе аяз, зәңгәсу төстә. Җылы яктан кара каргалар кайткан. Алар чыбыклар җыеп оя ясыйлар. Анда йомырка салып, бала чыгаралар. Кошларның ояларын туздырырга ярамый! Бу рәсемне “Кара каргалар кайтты” дип әйтргә була.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез әле, карга турында тел көрмәкләндергеч әйтеп китәбез.

Тел көрмәкләндергеч: “Кара карга карый кырга”.

Тәрбияче: Балалар, озакламый ,26 нчы апрельдә, безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне җитә. Ул балалар өчен бик матур әкиятләр, шигырьләр язып калдырган. Шуларны искә төшереп китик әле.

Уен: “Кайсы әкият кирәк - яраклары”.

(Интерактив тактада:  алтын тарак, капчык, күбәләк, эт,учак, шүрәле, ай, кояш күрсәтелә)(балалрның җаваплары)

Тәрбияче: Хәзер безгә Ясминә үзенең өйрәнгән шигырен сөйләп китәр. (Ясминә “Ай белән кояш” шигырен сөйли).

 Кошлар сайравы ишетелә(презент. хат төшкәне күренә)

Тәрбияче: Балалар, безнең кошлар кайтып җитте ахры, сайрый башладылар. Бу конвертта  нәрсәдер бар.(Карый – анда кош рәсемнәре – раскраскалар) Кошлар үзләренең рәсемнәрен сезгә бүләк итеп җибәргәннәр.

3. Йомгаклау.

Тәрбияче: Без бүген кайсы ел фасылы турында сөйләштек? Нәрсәләр бедек? Нинди шагыйрьне искә төшердек? Балалар, сез мине шатландырдыгыз, үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез, рәхмәт сезгә.

Опубликовано: 05.08.2017